26 апрель көнне Татарстанда Туган тел көне һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне билгеләп үтелде. Бәйрәм уңаеннан гимназиябездә Рафис Корбанның “Куркуын җиңгән куян” әсәре буенча татарча спектакль күрсәтелде. Яшь талантларыбыз Ялалова Ясминәгә, Мухаметов Аязга, Фазлыева Саидәгә, Кожанова Самирәгә, Хәмидуллина Амалиягә һәм Ибрагимов Исламга зур рәхмәтебезне белдерәбез. Гимназиябезне Туган тел көне белән котлыйбыз!